Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коломнаны яуладык, чиратта Мәскәү?

Милләтләр театры оештырган Россия кече шәһәрләре театр фестиваленнән Әлмәт артистлары җиңү белән кайтты.

Әлеге сөенечле вакыйга уңаеннан театр директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм артистлар, журналистлар белән очрашып, шатлыкларын, тәэсирләрен уртаклашты.

Фестиваль 31 майдан 6 июньгә кадәр Коломна шәһәрендә үтте. Анда Россиянең төрле өлкәләреннән 16 коллектив катнашкан. Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы быел анда өченче тапкыр көчен сынап карады. Безнең артистлар бу юлы Уильям Шекспирның "Ромео һәм Джульетта" спектаклен тәкъдим иткән. Режиссеры - Искәндәр Сакаев. Фестивальдә шушы ук әсәр белән тагын Свердловск өлкәсенең Серов театры да катнашкан. Программада заманча драматургия һәм классиклардан Грибоедов, Гоголь, Горький, Булгаков, Шукшин әсәрләре дә тәкъдим ителгән.

- Быелгы фестиваль күңелле, программасының бай булуы, кызыклы очрашулары белән истә калды, - дип башлады чыгышын Фәридә Исмәгыйлева. - Фестивальдә катнашучыларга һөнәри белем бирү программасы да тәкъдим ителде. Артистлар сәхнә теле һәм пластика буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар, төрле танылган мәдәният эшлеклеләре белән очрашуларда катнашты. Хәтта театр җитәкчеләре өчен дә мастер-класслар оештырылган иде.

Артистларның чыгышын Б. Щукин исемендәге театр институты ректоры, Россиянең халык артисты Евгений Князев җитәкчелегендәге танылган театр тәнкыйтьчеләреннән торган жюри бәяләде. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе, шулай ук Россиянең халык артисты Евгений Миронов, театраль проектлар кураторы Елена Носованың булуы гына да әлеге чараның нинди зур масштабка ия булуын аңларга мөмкинлек бирә.

Кремльле, монастырьлары күп булган борынгы Коломна шәһәре әлмәтлеләрне колач җәеп каршы алган. Якташларыбызның спектаклен карарга хәтта Коломна татарлары да килгән.

- "Ромео һәм Джульетта" - искерми торган, актуаль, заманча әсәр. Аны яшьләр дә, шулай ук урта буын, өлкәннәр дә яратып, аңлап караганына биредә тагын бер тапкыр инандык без. Тамашачылар үзләре сизмәстән, ә алар аз түгел иде, сәхнәдә барган вакыйгалар эченә кереп киттеләр. Монда тамашачы белән сәхнә арасында чик булмау да зур роль уйнагандыр, - диде Әлмәт театры директоры. Мәгълүм булганча, спектакль барышында тамашачылар да артистлар белән бергә сәхнәдә.

Петербург режиссеры, Валерий Фокин укучысы Искәндәр Сакаев хезмәте һәм актерлар чыгышы да тамашачылар, мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәяләнгән. Безнең театрның әлеге чараның иң зур бүләгенә - Гран-прига лаек булуы моны тагын бер кат раслый.

Театр артистларының кичереш-тәэсирләре бетмәс-төкәнмәс. Сөйләшү барышында шунысы да сизелде - алар киләчәктә фестивальнең нәкъ менә Әлмәттә узуын телиләр.

- Үз шәһәребез белән горурланабыз, күләмле зур чаралар оештырып, аны күрсәтерлек мөмкинлегебез дә бар. Әлмәт мәдәни башкала да булырга тиеш. Без үз теләгебезне Евгений Мироновка да җиткердек. Ул: "Әле Мәскәүне яулыйсыгыз бар", диде, шаяртып, - Татарстанның халык артисты Рафикъ Таһировның сүзләре бу.

Яшь актер Динар Хөснетдинов та театрның киләчәге өчен борчыла.

- Халыкның театрга зал тутырып килүен телибез. Театр иң беренче чиратта аларга хезмәт итә. Кызганыч, безгә яшьләр сирәк йөри, чөнки вакытларын күпчелек Интернет, компьютер артында үткәрә. Безнең төп максатыбыз - аларны театрга тарту, - диде ул.

Әлмәт театры хәрәкәттә, соңгы елларда гына ул Санкт-Петербург, Казан, Саратов, Пермь, Улан-Удэ, Төркиядә узган 7 зур фестивальдә лауреат исемен яулады. 2012 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт татар дәүләт драма театры Татарстанның иң яхшы мәдәният оешмасы булып танылды. Киләчәккә дә планнар зурдан. "Театраль җомга" проекты кысаларында шәһәр паркында төрле коллективлар үз спектакльләрен куячак. Анда Әлмәт театры да бик теләп катнашачак. Якташларыбыз милли театрларның "Алтан Сэргэ" халыкара фестиваленә дә барырга хыяллана. Ә менә театр Лермонтов юбилее хөрмәтенә Пензада үтәчәк "Маскерадъ" фестиваленә инде чакырулы.

Гомумән алганда, спектакльләр белән тамашачыны сөендерүдән тыш, артистларыбыз шәһәрдә һәм райондагы һәр чарада катнашырга вакыт таба. Рига Сабантуенда да безнең иҗат әһелләре үзләрен танытып кайтты. Хәзер театр яңа спектакльләр һәм быел узачак 70 еллык юбилеена әзерләнү белән мәшгуль.

Роза Сәхбетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса