Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Когалымавиа" самолеты кабат гадәттән тыш хәлгә юлыккан

Бүген Санкт-Петербургтагы "Пулково" аэропортында тарттырган вакытта очкычның шассиена зыян килгән.

Очып китәр алдыннан самолетны бер урыннан икенчесенә күчерү өчен тарттырган вакытта экипаж әгъзасы кинәт тормозга баса, һәм очкычның "шасси стойкасы" сына. Пассажирларга очкычның төзексезлеге хакында хәбәр ителгәч, алар көлергә дә, еларга да белмәгәннәр.

Экипаж командиры Алексей Меднов "Пулково"ның авиация белгечләренә гадәттән тыш хәлнең йөртүче гаебе белән килеп чыгуын әйткән. Тикшерү бара.

Хәзер пассажирлар аэропортта очкычның рәткә китерелүен көтә.

Моңа кадәр Санк-Петербургтан Шарм-эль-Шейхка билгеләнгән "Когалымавиа"ның әлеге бәхетсез рейсы ике тапкыр кичектерелгән булган инде.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса