Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көнләшү аркасында бер ир хатынын кадап үтергән

Әлмәт эчке эшләр идарәсенең дежур частенә шалтыратып, 33 яшьлек ир-ат хатынын үтерүе турында хәбәр итә.

Җинаять урынына килгән ведомстводан тыш сак хезмәте төнге сәгать 12 ләр тирәсендә ир белән хатын арасында тавыш чыгуын ачыклый. Көнләшү аркасында купкан низагта ир кеше кулына пычак ала һәм хатынына 5 тапкыр кадый. Соңыннан үз муенына "сыза". Аңа медицина ярдәме күрсәтергә өлгерәләр.

Хәзерге вакытта ир-ат кулга алынган. Аңа карата Җинаятьләр Кодексының 105 маддәсе (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250