Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көндәшеннән котылмакчы булган

Казанда бер ир көндөшен үтерергә уйлаган.

Быел яз аенда бер ир-ат 22 яшьлек танышына яраткан кешесенең егетен үтерсә, үзенең "Крайслер" машинасын бүләк итәчәген әйткән. Егет шунда ук полициягә хәбәр иткән. Заказ бирүченең бөтен эшләрен дә полиция хезмәткәрләре күзәткән.

Көндөшен үтерергә заказ биргән ир "үтерүче"гә фотоаппарат тапшырган һәм бөтен нәрсәне дә фотога төшерергә кушкан. Аларның очрашуы Казанда июль уртасында булган. Ул заказ бирүчегә фотоны тапшырган. Үтерелергә тиешле иргә грим салып, фото ясалган булган. Көндәшен үтерергә теләгән ир машинасының документларын "киллер"га биргән һәм аны шунда ук кулга алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса