Әлмәт таңнары

Кәләй урамнары ла…

Соң­гы ва­кыт­та Кә­ләй­дә зур үз­гә­реш­ләр кү­зә­те­лә.

Алар­ның иң зу­ры­сы - авыл­да­гы юл­лар рәт­кә ки­те­ре­лә баш­ла­ган. Урам­нар­ның тө­зек­ле­ге бе­лән Кә­ләй хал­кы рес­пуб­ли­ка­да эш­ләп ки­лү­че прог­рам­ма­лар­га рәх­мәт­ле. Шу­лай итеп бы­ел За­реч­ная ура­мы ке­ше­лә­ре өр-яңа таш юл­дан йө­ри баш­ла­я­чак. Аның бә­я­се 4 мил­ли­он сум­га якын.

Алай гы­на да тү­гел, әк­рен­ләп Кә­ләй­дә су ли­ни­я­лә­ре дә яңар­тыл­ган. «Тат­нефть» ком­па­ни­я­сен­дә эш­ләп ки­лү­че прог­рам­ма бу­ен­ча За­реч­ная һәм Дус­лык ура­мын­да яңа ли­ни­я­ләр са­лын­ган.

- Без­нең авыл­ның ига­нә­че­лә­ре күп аның, «Тат­нефть» ком­па­ни­я­се дә, «СМП-Неф­те­газ» оеш­ма­сы да бу­лы­шып то­ра, - ди авыл баш­лы­гы Ана­то­лий Спи­ри­до­нов. - Әле бы­ел Фо­ат Ко­ма­ров кү­ре­нек­ле «Кә­лә­ем» ан­самб­ле­нә 250 мең­лек сәх­нә кос­тюм­на­ры тек­тер­де, ин­де та­биб­лык ам­бу­ла­то­ри­я­се­нә ма­ши­на алып би­рер­гә җы­е­на.

Авыл хал­кы­на яр­дәм­гә «Арс­лан» оеш­ма­сы да кил­гән икән. Бы­ел тө­зү­че­ләр «Ка­ен­кай» ба­ла­лар бак­ча­сы нә­ни­лә­ре­нә уен мәй­дан­чы­гы бү­ләк ит­кән­нәр. Җәй­ге ма­тур көн­нәр­дә кеч­ке­нә кә­ләй­ле­ләр шун­да рә­хәт­лә­неп уй­ный.

- Шу­лай итеп яши без­нең ха­лык, җир җи­мер­теп эш­ли дә, рә­хәт­лә­неп ял да итә, - дип сү­зен дә­вам итә авыл баш­лы­гы. - Авы­лы­быз­да ке­рә­шен хал­кы­ның бар­лык го­реф-га­дәт­лә­ре сак­ла­на. Олы көн­не дә, То­ры­чын бәй­рә­мен дә, Пит­рау­ны да шар­ты­на ту­ры ки­те­реп бәй­рәм итә­без. Авы­лы­быз­да чир­кәү дә ма­тур гы­на эш­ләп ки­лә. Дө­рес, бел­геч­ләр бул­мау сә­бәп­ле, соң­гы ел­лар­да служ­ба­лар рус те­лен­дә алып ба­ры­ла. Шу­лай да ха­лык йө­ри, биг­рәк тә олы­лар, - ди ул.

Афә­рин, кә­ләй­ле­ләр!

Реклама

Рәдифә НОГМАНОВА

Кыс­ка­ча бе­леш­мә

Та­ри­хи чы­га­нак­лар бу­ен­ча Кә­ләй авы­лы­на 1727 ел­да ни­гез са­лы­на. Элек-элек­тән ке­рә­шен авы­лы бул­ган Кә­ләй­дә бү­ген, күпмилләт­ле рес­пуб­ли­ка­быз­да­гы­ча, төр­ле ха­лык вә­кил­лә­ре яши. Шу­лай да авыл­ның төп хал­кы ке­рә­шен­нәр.

Бү­ген би­ре­дә 2000 гә якын ке­ше яши. Авыл­да ха­лык­ка бө­тен уңай­лык­лар да ту­ды­рыл­ган: фи­зи­ка һәм ма­те­ма­ти­ка фән­нә­рен ти­рән­тен өй­рә­нер­гә мөм­кин­лек би­рү­че мәк­тәп, ба­ла­лар бак­ча­сы, Мә­дә­ни­ят йор­ты, нефть­че­ләр та­ра­фын­нан тө­зек­лән­де­ре­леп җи­һаз­лан­ды­рыл­ган хок­кей тарт­ма­чы­гы, ха­лык­ны азык-тө­лек һәм баш­ка ки­рәк-ярак бе­лән тәэ­мин итү­че 6 ки­бет бар. Мон­нан тыш, рес­пуб­ли­ка­да эш­ләп ки­лү­че прог­рам­ма һәм «Тат­нефть» ААҖ­нең фи­нанс яр­дә­ме бе­лән 2012 ел­да би­ре­дә та­биб­лык ам­бу­ла­то­ри­я­се тө­зек­лән­де­рел­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: