Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районының биш авыл җирлеге 1,5 млн сум күләмендәге грант иясе булды

Татарстанда административ үзәкләр булмаган авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар тапшыру бәйгесе буенча узган елга йомгак ясалды.

ТР Муниципаль берәмлекләр Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанның 173 муниципаль берәмлеге грантка ия булды, шуларның бишесе Әлмәт районыннан. Аларга Колшәрип, Ямаш, Новотроицк, Югары Акташ һәм Бишмунча авыл җирлекләре керә.

Алар тормыш-көнкүрешне тәэмин итү объектларының матди-техник базасын ныгыту, социаль инфраструктура объектлары һәм торак пунктларын тышкы төзекләндерү өчен грант алачак. Бу авыл халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. 

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән грант суммасы 1 млн сумнан 1,5 млн  сумга кадәр арткан.

Шул ук вакытта бәйгедә шәһәр тибындагы бистә нигезендә төзелгән, административ үзәкләр булмаган шәһәр җирлекләре катнаша ала. Алар өчен грант суммасы  2 млн сум тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса