Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кияү белән кәләш Әлмәт музеенда имтихан тотты

Туган якны өйрәнү музеенда яңа гына кавышкан Зәйдуллиннар гаиләсен кабул иттеләр.

ЗАГСтан туп-туры музейга килгән яшьләрне биредә дә котлаулар көтеп тора иде. Алар музейда сәяхәт кылдылар, төбәгебездә яшәүче халыкларның туй йолаларына багышланган экспонатлар белән таныштылар. Кәләш белән кияү үзләренә биргән "имтиханнарда" уртак тормыш алып барырга әзер икәнлеген күрсәтте. Кияү кәләшенә мәхәббәт һәм тугрылык билгесен белдергән ромашкалардан үрелгән тәкыя кидерде. Музейда оештырылган чара һәркемнең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса