Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр 220 "Gobike" велосипедын яраксыз хәлгә китергән

Әлмәттә өч ел элек үз эшчәнлеген җәелдерә башлаган "Gobike" проекты бу атнада үз эшен яңартты. Бу хакта бүген туры эфир барышында район башлыгы Тимур Нагуманов та билгеләп узды.

Бүген линиягә 80 велосипед чыгарылган. Әмма борчылырлык сәбәп тә бар, өч ел дәвамында Әлмәттә 220 велосипед яраксыз хәлгә китерелгән. 

"Кызганычка каршы, максатчан рәвештә велосипедларны вату, суга батыру, артыгыннан кирәк сынап карау очраклары күп булган. Алга таба да шушындый мөнәсәбәттә булсак, без велосипедларсыз калачакбыз", - дип ассызыклады башлык.

Ул шулай ук киләсе атнадан велосипедларның андроид базасындагы җайланмага кушылачагын җиткерде. 

Яхшы хәбәр дә бар, "Татнефть" компаниясе ярдәме белән Әлмәткә велосипедларның тагын бер партиясе кайтартылачак.

Район башлыгы сүзен йомгаклап, әлмәтлеләрне аларга карата сакчыл булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса