Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китап уку модада [+ФОТОЛАР]

Дөнья мәшәкатьләрен онытып, искиткеч һәм мавыктыргыч китаплар дөньясына чумасың килсә, китапханәгә бар!

Китап - белем чыганагы гына түгел, ә киңәшче  һәм сердәшче  дә.Хәзерге вакытта интернет челтәрендә теләсә нинди мәгълүматны нибары берничә минут эчендә генә табып булуга карамастан, күпләр китапханәгә йөрүне өстенрәк күрә.

Шәһәрдәге китапханәләрнең заманча  шартлары белән якыннанрак танышу максатыннан узган атнада җурналистлар кечкенә сәяхәт ясады.

Ел саен диярлек китапханәләр системасы 10 мең китапка байый. Шәһәрнең һәрбер китапханәсенә 4500 кеше, ә авылда якынча  700 кеше йөри. 2014  елда "Китапханә эшен үстерү" хөкүмәт программасы кабул ителү нәтиҗәсендә китапханәләр 120 компьютер белән тәэмин ителгән.

Быел авыл  җирлекләрендә урнашкан 4 китапханә ябылган. Халык саны чама белән 500 кеше генә тәшкил  итү  сәбәпле, китапханәләр тотуның үз-үзен акламавы нәтиҗәсе  бу.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә быел “RFID-технологияләр” дип аталган Татарстан хөкүмәте грантына ия булган икән.

Бу уникаль грант санала.

- RFID-технологияләр башка бер генә китапханәдә дә урнаштырылмаган. Гади генә әйткәндә, әлеге система китап бирү һәм тапшыру процессларын сизелерлек дәрәҗәдә җиңеләйтә. Без укучыларыбыз  белән яңача эшли башлаячакбыз, диде мәгълүмати –библиографик бүлек мөдире Ирина Мартынюк бу хакта. - Уңай шартлар тудырудан тыш, китапханә хезмәткәрләре үз  белемнәрен ныгыту өстендә дә эшли. Күптән түгел уку залында 3 курстан торган квалификацияне күтәрү дәресләре узды.

 

7 нче балалар китапханәсенең мәйданы бик зур булуга карамастан, китапханә төзек һәм җыйнак. Балалар биредә әдәбият аша тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнә, мәгънәле әкиятләр  укып, үзләрендә фикер йөртү һәм нәтиҗә ясау сәләтен тәрбияли.

Әлеге вакытта анда “Кызыл Калфакның хаталары “ дигән тема буенча бик кызу әңгәмә бара икән. Балалар бакчасына йөрүче сабыйларда китапка мәхәббәт уяту максатыннан китапханә хезмәткәрләре төрле алымнар уйлап таба.

Китапханә җитәкчесе алдагы темалар турында берничә сүз  әйтеп узды:

- Озакламый Яңа Ел бәйрәменә әзерлек башлана. Бу  уңайдан балалар белән “Куркыныч шарлаткычлар” темасына сөйләшергә ниятлибез. Ә 23  февральдә ватанга мәхәббәт сүзенең  мәгънәсенә тирәнрәк төшәргә исәп. Моннан тыш,  презентацияләр ясап,  шигърияткә дә игътибар бүләргә җыенабыз, - диде китапханә җитәкчесе Илгизә Минһаҗева.

Әлеге китапханә башка программалар буенча да эшли.  4 ел рәттән “Укучының мәдәни көндәлеге”  акциясендә актив катнаша, китап күргәзмәләре оештыра һәм уздырылган чараларны сайтларына да  урнаштырып бара.

Идел буе халыклары әдәбияте китапханәсендә исә мул табын артында “Туган Якның тарихи проблемалары”н тикшерү күркәм традициягә әверелгән.

- Шәһәрдәге китапханәләр күп. Шулай да  танылган язучылар белән очрашулар, күңелле кичәләр һәм хәлиткеч әңгәмәләр бездә уза, - дип горурланып сөйләде безгә балалар белән эшләү буенча үзәкләштерелгән китапханә системасының директор урынбасары Миләүшә Каһарманова.

Китапханәләрдә  тормыш кайный. Замана яшьләрен әдәбият юлына бастыру максатыннан беренче  адымнар да ясалган  - барлык китапларның электрон версиясен дә укырга мөмкинлек бар. Алда әле безне тагы да зур үзгәрешләр көтә.

 

Гөлназ Фәхриева

Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса