Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: «Санитар табибларының күрсәтмәләрен төгәл һәм эзлекле үтәргә кирәк»

Бүгенге көндә эшләгән һәр предприятиегә дезинфекция режимын саклау һәм Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен үтәү турындагы йөкләмә бирелгән.

Аның үтәлешен хакимият органнары катгый рәвештә күзәтеп барырга тиеш. 
Бу турыда бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмә барышында   Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткән.

«Кеше битлексез кибеткә керсә һәм перчаткасыз килеш товар алса, димәк, кибет күрсәтмәләрне үтәми. Предприятие эшкә керешсә, ул үз объекты, күрсәтелгән хезмәтләр өчен тулысынча җаваплы. Хезмәт коллективларында авыру чыганагы барлыкка килүгә юл куймау бурычы куела. Бер коллективта 5 авыру очрагы булу- ул инфекция чыганагы. Санитар табибларының күрсәтмәләрен төгәл һәм эзлекле үтәргә кирәк, башка юл юк», — дип бурыч куйды Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда коронавирус таралу белән бәйле вазгыять тотрыкланды, әмма җиңеләймәде. 

«Роспотребнадзор кабул иткән таләпләрне тулысынча үтәүне оештырырга кирәк. Мин барлык вазифаи затларны да шәхсән кисәтәм, сезнең һәркайсыгыз үз участогы өчен җаваплы», диде Татарстан Президенты.

 

Фото:https://tatarstan.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса