Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кинологы: "сабырлык чиксез булырга тиеш"

Бу эш гадиләрдән түгел, чөнки кеше һәм хайванның наркотиклар, җинаятьчеләр, шартлаткыч җайланмалар эзләү эшендә хезмәттәшлеген күздә тота.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең кинология төркеме өлкән инспекторы-кинологы полиция капитаны Эльдар Равилов үзенең куркыныч һәм яраткан эше турында сөйләде.

- Сез ничек кинолог булдыгыз? Ничә ел сез бу һөнәрдә?

- Мин кечкенәдән үк хайваннарны, шул исәптән этләрне яратам. Әмма башта милиционер идем. Кинолог булу өчен мин Казанда махсус укыдым. Моннан тыш, Уфа мәктәбендә эзтабарлык этләре хезерләу буенча квалификация күтәрү курсы уттем. Бүгенге көнгә 14 елга якын хезмәт итәм. Чынлыкта, миңа калса, кешеләргә караганда, этләр белән эшләү җиңелрәк.

- Сезнең «тәрбияләнүчеләр" күпме иде? Эш этләре кайчан «пенсиягә»чыккач, кая китә?

– Хәзер минем өч этем бар. Икесен "пенсиягә" җибәрдем. Гадәттә, 8 елдан соң картлык аларга эшләргә мөмкинлек бирми, әмма кайберләре 9-10 еллап та хезмәт итә. Соңрак аларны пенсиягә чыгарабыз. Күп очракларда этләремне минем туганнарым ала.

- Хезмәт итү өчен көчекләрне нинди критерийлар буенча сайлап алалар һәм аларны укыту өчен күпме вакыт кирәк? Укыту ничек уза?

- Шәхсән мин иң җитез һәм уйнаучыларны сайлыйм. Алар, гадәттә, иң кыюлары. Моннан тыш, барысы да токымыннан тора. Әйтик, җинаятьчене күзәтүгә һәм тоткарлауга Лабрадор яки Рус Спаниелен алырга ярамый. Бу токым этләре артык ачык күңелле. Монда күбрәк овчарка туры килә. Башта этне бер елга кадәр үстерергә кирәк, база күнекмәләренә өйрәтеп, аннары ярты елга якын, юнәлешенә карап, махсус әзерлек бара. Дәресләрдә наркотик, шартлаткыч матдәләргә охшаган имитаторлар кулланалар. Алар хайваннар өчен мөмкин кадәр зыянсыз, ә аларны куркынычсызландыру – безнең төп максатыбыз.

– Сезнең яраткан этегез бармы?

– Алар бөтенесе дә минем иң яратканнарым. Әмма берсен аеруча сөям шул. Ул - Кира, Рус спаниеле. Ул миңа очраклы рәвештә ике яшендә эләкте. Кираның хуҗасы күчеп китте һәм үзенең йорт хайванын үзе белән алырга авырсынды. Этне үземә алырга ризалаштым. Ул тәртипле һәм бернәрсәдән дә курыкмый. Аңа тиздән 10 яшь тула, әмма әле дә бик яхшы хезмәт итә. "Пенсиягә" чыккач, Кираны үземә алырмын дип торам.

– Сез катнашкан нинди операцияләр аеруча истә калды? Бәхетсезлек очраклары да булдымы?

- Иң истә калырлык операцияләр Чечня һәм Дагыстан Республикаларында командировкаларда булды. Без юлларны мина һәм шартлаткыч җайланмалардан чистарттык. Эш бик куркыныч, эт исәпләмичә, иснән тоеп, механизмына тияргә мөмкин, ә бу үлемгә китерәчәк. Әмма минем белән мондый хәл булмады, мин моңа бик шат.

- Сезгә эт хуҗалары тәрбияләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәме? Алар нинди хаталарны иң еш ясыйлар?

- Кызганычка каршы, этнең аксессуар түгеллеген бөтенесе дә аңламый. Аны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә хайваннарны тотуда проблемалар белән бик күп кешеләр килә. Без баш тартмыйбыз, бушлай ярдәм итәбез. Үзебезнең этләребезне чыгарып практикада хулиганлык кылмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтәбез. Үзләренең хайваннарын да эшкә катыштырганда хуҗалары конкрет хайваннарга ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә яхшырак аңлый. Минем фикеремчә, эт хуҗасы ясый торган иң коточкыч хата - аны урамга тыңламаган өчен куып чыгарырга. Аның үз-үзен тотышы өчен җаваплылык һәм гаебе бары тик кешедә генә. Моннан тыш, хуҗасының үз хайванын кыйный башлавы бик аяныч. Бу гамәлләр белән ул хайван психикасын бик нык боза, бу алдан фаразланмаган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр этне җәзага тартырга телисез икән, шактый арттырырга ярамый, бары тавышны күтәрү һәм вольерда бикләве җитә. Алар интонация һәм мимиканы бик яхшы аңлыйлар, бигрәк тә кеше белән янәшә үскәннәре.

- Кинолог булырга теләүчеләргә нәрсә киңәш итәр идегез?

- Үзендә һәр кинолог төп сыйфат - сабырлыкны тәрбияләргә тиеш. Сабырлык чиксез булырга тиеш диярлек. Беркайчан да эткә ачуланырга ярамый. Хайваннарны, бигрәк тә этләрне чын күңелдән яратырга кирәк.

Автор: Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса