Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елдан безгә мәҗбүри рәвештә универсаль карта бирелә башлый

Әлеге проект республикада бер ел элек эшли башлады. Бүген мондый картадан 2 меңнән артык кеше файдалана.

Универсаль электрон карта - кеше турында мәгълүмат һәм түләү картасы мөмкинлекләрен бергә тупланган карта. Аның ярдәмендә дәүләт хезмәтләренән файдаланырга һәм алар өчен түләп була. Шулай ук карта дистанциядә заказ бирү мөмкинлеге бирә, медицина полисын, пенсия иминияте таныклыгын һәм идентификацион карта, электрон букча, банк картасы, электрон имза, транспорт билетын алыштыра. Ул Россия гражданнарына бушлай һәм шәхси гариза буенча бирелә. Бер универсаль карта биш елга бирелә, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан" газетасы. Универсаль электрон карта гражданин теләге буенча, гариза нигезендә, 2014 елның 31 декабренә кадәр тапшырыла. 2015 елның 1 гыйнварыннан баш тарту турында гариза язмаучыларга электрон карталар мәҗбүри рәвештә бирелә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса