Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елда ипиле булырбызмы?

Татарстан аграрийлары республикада кар яумаганга борчыла.

Быел көзге культураларны соң чәчү сәбәпле, алар кышка чыныкмыйча керде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының көзге бодай селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ирина Фадеева белдергән.
Аның сүзләренә караганда, быел көзге культуралар, соң чәчелү сәбәпле, җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алырга өлгермәде. Шуңа күрә көзге арыш белән бодай чәчүлекләре кышка чыныкмыйча керде.
Уҗымнарны өшүдән ышанычлы кар катламы коткара алыр иде. Әмма кырларда кар юк. Үсемлекләр җылы ак "юрган"нан тыш 18 градус салкынга гына чыдый ала, аннары алар өшергә мөмкин, дип билгеләп үтте И. Фадеева.
"Кырлардагы вәзгыять борчуга сала. Элек кар яусын иде, аннары температура төшсә дә ярый", - дигән ул.

Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалык басуларында көзге уңышка дип 17 мең гектар чамасы көзге культура чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса