Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елда ана капиталы суммасы артмаячак

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләре буенча, 2017 елда ана капиталы суммасы үзгәрми, шул килеш кала. "Ана капиталы индексацияләнмәячәк", дип соңгы нәтиҗә икәнен белдергән министр.

Ә менә Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов "Новости" агентлыгына әлеге мәсьәлә буенча әле фикер алышу баруын һәм соңгы карарны хөкүмәт бюджетны караганнан соң октябрь аенда кабул итәчәген белдергән иде.
Элегрәк вице-премьер Ольга Голодец 2017 елда ана капиталы индексациясе Хөкүмәт белән килешенә алмаган бердәнбер мәсьәлә, дип билгеләп үткән иде.
Мәгълүм булганча, 2016 елда ана капиталының күләме 453 мең 26 сумны тәшкил итте. Программа 2018 елны тулаем кертеп, озайтылган иде.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса