Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәктә нәрсә көтәргә?

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында барлыгы биш дистәгә якын эш тикшерелде - тәртип бозучылар саны кимеми.

Замана алга барган саен хокук бозулар да төрлеләнә бара. Комиссия әгъзалары кайчакларда егет-кызларны тыңлаганнан соң сүзсез кала, чөнки аларның күзләрендә оялу, кыенсыну, үкенү түгел, ә бөтенләй бернинди дә хис чагылмый. Алар - битараф. Бирегә чакырылуны яшьләр бушка вакыт уздыру кебек кенә кабул итә. Күбесенең комиссия каршында беренче тапкыр гына җавап бирмәве шуңа ачык дәлил.

15 нче мәктәптә укучы К. бер ай эчендә өч тапкыр кибеттән азык-төлек урлаган. Бу көнне ул беркетмәдәге имзасын үзенеке түгел дип исбат итәргә тырышты, әнисе дә улын яклады, гәрчә шаһитларның күрсәтмәсе, кибет тарафыннан бирелгән шикаять булса да. Сүз көрәштереп, үзен бик начар тотуы өчен аңа комиссия 2000 сум күләмендә штраф билгеләде.

Бу юлы утырышка кичке мәктәптә белем алучылар күп чакырылган иде. Шуларның берсе, укырга бөтенләй йөрмәүче, күптән инде эчүчелек юлына басканы, 16 яшьлеге өйдә үзен чын хуҗа дип саный, әти-әнисенә янаудан да тартынмый икән. Бу баладан киләчәктә нәрсә көтәргә? Уйларга да куркыныч.

13-14 яшьлек 4 малайларның комиссия әгъзалары алдындагы җаваплары гаҗәпләндерде. Төнге сәгать 12 ләр тирәсендә урамда тоткарланган балаларның максаты тәмәке сатып алу булган. Алар бу гадәтләреннән төнлә дә аерылып тора алмый булып чыкты. "Спиртлы эчемлек кулланганыгыз бармы?" - дигән сорауга алар: "Бар", - дип җавап кайтарды. Ярый әле наркотикка барып җитмәгәннәр. Тискәре юл үзенә бик тиз алып кереп китүчән була, бәлки алар моны төшенә алыр һәм башка юнәлешне сайлар. Ә менә 5 нче сыйныфта гына укучы кыз баланың хәзердән үк тәмәке тартуына һич аптырыйсы юк. Аның әнисе дә, әбисе дә тарта булып чыкты. Алма агачыннан ерак төшми шул.

Утырышка балаларына алимент түләмәүче, тиешле тәрбия бирмәүче ата-аналар да чакырылган иде. Алар белән сөйләшүләр алып барылды һәм кисәтүләр ясалды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://tabak.ua/tag/podrostkovoe-kurenie/page/4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250