Әлмәт таңнары

Киләчәктә кайбер парларга никах корырга рөхсәт бирмәүләре дә ихтимал

Дәүләт Думасында ЗАГСка никахлаштырудан баш тартырга хокук бирүче закон проекты әзерләнә. Мондый закон проекты булдыру турындагы фикер туу очраклы түгел.

Реклама

Аңа Санкт-Петербургта ике хатын кыз никахлашкач ноябрь башларында чыккан бәхәсләр нигез булган. Документлар буенча гаилә коручылар традицион пар булган, әмма ЗАГСка аларның икесе дә хатын-кызлар өчен туй күлмәгеннән килгән, дип хәбәр итә "Известия". Закон проекты никахны гадәти дәүләт теркәвенә үзгәрешләр кертергә җыенмый. Бары тик гаризада исем-фамилиядән тыш җенесне дә күрсәтергә туры киләчәк. Билгеле булганча, әлегә бу гаризада язылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: