Әлмәт таңнары

Киләчәк – балаларда

Кә­ләй - зур авыл. Шу­ңа кү­рә нә­ни­ләр дә күп би­ре­дә. Ба­ла­лар бак­ча­сын­да 54 са­бый тәр­би­я­лән­сә, ур­та мәк­тәп­тә 170 ләп ба­ла бе­лем ала.

Авыл­да күп­ба­ла­лы га­и­лә­ләр дә җи­тәр­лек, алар­ның күп­че­ле­ге фе­де­раль п­рог­рам­ма ни­ге­зен­дә җир учас­ток­ла­ры бе­лән тәэ­мин ител­гән. Го­му­мән, авыл­лар­да күп ба­ла үс­те­рү га­дә­ти хәл, бу то­рыр урын­ның киң­ле­ген­нән дә, урам­нар­ның ир­кен­ле­ген­нән дә, ата-ба­ба­дан кал­ган га­дәт­тән дә ки­лә тор­ган­дыр.

- Һәр ба­ла үз бә­хе­те бе­лән туа, бер-бер­лә­рен ка­ра­шып үсә­ләр ин­де алар, - ди күп ба­ла ана­сы Анас­та­сия Про­кофь­е­ва.

Әле­ге мө­ла­ем яшь ­ха­ным­га ка­ра­саң, һич ке­нә дә ал­ты ба­ла әни­се ди­мәс­сең - ты­ныч та, са­быр да, йө­зен­дә ары­ган­лык­ның әсә­ре дә кү­рен­ми. Ә бит ба­ла үс­тер­гән­дә йо­кы­сыз төн­нәр дә күп бу­ла, аша­ту-эчер­тү, өс-баш­ла­рын ка­рап то­ру мә­шә­кать­лә­ре дә җи­тәр­лек...

- Без­нең га­и­лә­дә та­як­ның юан ба­шы әти­е­без Ген­на­дий­га тө­шә, ул аша­ту­чы да, ки­ен­де­рү­че дә, бер сүз бе­лән әйт­кән­дә, мал та­бу­чы. Олы­ла­ры­быз Ар­тем бе­лән Ан­же­ла ке­че­лә­рен тәр­би­я­лә­шер­гә бу­лы­ша, алар ми­нем кү­зем дә, ко­ла­гым да, - ди Анас­та­сия.

Про­кофь­ев­лар га­и­лә­сен­дә үсеп ки­лү­че Алек­сандр да кул ара­сы­на ке­рә баш­ла­ган. Ки­лә­чәк­тә дан­лык­лы спорт­чы бу­лыр­га хы­ял­ла­ну­чы үс­мер әти-әни­се­нә бел­герт­ми ге­нә авыл­да эш­ләп ки­лү­че мил­ли кө­рәш сек­ци­я­се­нә язы­ла, тиз ара­да спорт сер­лә­ре­нә тө­ше­неп, тө­бә­ка­ра ярыш­лар­да җи­ңү­гә дә ире­шер­гә өл­ге­рә.

Реклама

- Аның кө­рәш­кә йө­рү­е­нә кар­шы тө­шеп ка­ра­ган идем, бул­ма­ды. Исән­ле­ге өчен бор­чы­лам. Тик шул­ка­дәр те­ләп шө­гыль­лән­гәч, дәш­ми­без ин­де, - ди Анас­та­сия бе­лән Ген­на­дий.

Абый­ла­ры­на ия­реп Али­на бе­лән Алев­ти­на һәм иң ке­че­лә­ре Се­мен да үсеп ки­лә.

Про­кофь­ев­лар га­и­лә­се - кә­ләй­ле­ләр­нең йө­зек ка­шы. Ба­ла­ла­ры­ның уң­ган-бул­ган­лы­гы­на, кү­бәү бул­са­лар да, өй­лә­рен­дә шылт ит­кән та­выш та чык­ма­вы­на сок­лан­ма­ган ке­ше юк би­ре­дә.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: