Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөселман киносы фестивале тамашачысыз узачак

Чараны оештыручылар аны коронавирус пандемиясе аркасында ябык режимда үткәрергә карар кылдылар.

XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябык режимда Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы саклану сәбәпле уздырыла. Бу хакта чараның Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуңа да карамастан, кинофорумның барлык "эчке эшләре" регламент нигезендә башкарылачак, 2020 елның сентябрь башында фестивальдә җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк.

«Без быелгы кинофестивальне ябык режимда үткәрергә мәҗбүр. Хәзер күп кенә халыкара чаралар гамәлдән чыгарыла, бу чынбарлык, аңа яраклашырга кирәк», – дип билгеләп үтте «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.

Моннан тыш, ул халыкара кино берләшмәсенә, гаризалар җибәргән барлык режиссерларга һәм продюсерларга рәхмәт белдерде һәм быел башланган эшне, һичшиксез, логик ахырына җиткерергә вәгъдә итте.

Йомгаклау фикер алышулары һәм жюри утырышлары дистанцион форматта оештырылачак. Җиңүче фильмнар турында мәгълүмат кинофорумның рәсми сайтында басылачак. Быел бернинди офлайн-чаралар да үткәрелмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса