«Киенергә килгән» әлмәтлеләрне җинаять өстендә тотканнар
Бүген төнлә Әлмәтнең Төзүчеләр проспектындагы бер кибетендә хәвеф төймәсе «телгә килә».
Тиз арада ведомстводан тыш каравыл отряды урынга барып җитә. Полицейскийлар ишекнең ватып ачылуын һәм тишелгән стенаны күреп алалар. Сәүдә залында исә ике кеше киемнәр җыеп йөри торган була. Алар элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән кешеләр булып чыга. 22 һәм 27 яшьлек бу егетләргә карата җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа