Әлмәт таңнары

Киемем – күңелем көзгесе

Әлмәттә күптән түгел ачылган хәләл кафеда «Киемем – күңелем көзгесе» исеме астында күркәм чара узды.

Анда ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сиринә Җиһаншина, «Нур» мәктәбе коллективы, милләтебезнең йөзек кашы булырдай ханымнары, дин әһелләре катнашты.

Мондый рухтагы чараны шәхсән үзем күптән көткән идем. Әлегә кадәр я балалар бакчаларында, я мәктәпләрдә милли кием тарихын чагылдырган тәрбияви чаралар гына уза иде. Болай чын-чынлап әлмәтлеләрнең милли киемнәренә игътибарын арттырып, көндәлек тормышыбызда оялмыйча гына түгел, горурланып кияргә өндәгәне беренчесе. Әлеге идеяне соңгы елларда аягыннан читеге төшмәгән район мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Рәйхана Ханнанова күтәреп чыга һәм үзе үк оештыра да. Чарага чакырылганнарның һәммәсенә дресс-код билгели – халкыбызның милли киемнәрендә килергә!

«Мин – татар!» дип кычкырасым килде

- Үземнең татарлыгымнан бервакытта да оялганым булмады. Авылдан калага чыгып китеп укыганда да, эшләгәндә дә телемә, динемә тугры калдым. Шулай да иптәшләрем белән шәһәр урамы буйлап татарча сөйләшеп барганда яныбыздан узучы бер ханымның: «Что вы там лялякаете?» - дип безне ачуланганы хәтеремдә җуелып калган. Совет чоры мәктәбендә татар тарихы укытылмады, без укыганнары да чынбарлыкка туры килмәвен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда гына белдем. Дәрес беткәч, урамга чыгып, бөтен Казанга: «Мин – татар!» дип кычкырасым килде, – дип сөйли бәйрәм хуҗасы Рәйхана ханым.

Аның фикеренчә, татарлыгыбыз телдә генә түгел, киемнәребездә дә чагылырга тиеш. Шәригать кануннарына туры килгән халкыбызның милли киемнәре уңайлы да, матур да.

- Калфагымны бәйрәм көннәрендә генә кия идем. Чараны оештырып йөргән көннәрдә салмадым. Башкарма комитетка да калфак белән кердем, кибетләргә дә. Беркем дә бармак төртеп күрсәтмәде, башымнан тартып алмады. Нигә әле мондый затлы баш киемен көндәлек аксессуар итмәскә, – ди ул.

Чыннан да, милли киемнәр, теге яки бу аксессуар рәвешендә алка-беләзекләр Казанда күптән инде гадәти күренеш. Алай гына да түгел, башкалабызда милли киемнәр тегүчеләр дә, милли бизәнү әйберләре җитештерүче осталар да бар. Ә менә Әлмәттә андый осталар популярлык казана дип белмим. Ихтыяҗ юк дип чамалыйм. Хәер, соңгы елларда милли атрибутиканы концерт-театрларга йөрүче яшьләрдә күреп куанам. Аның каравы, яулыклы әбиләребезнең милли киемнәренә тугры калулары калабызны бизи.

Аклык – сафлык төсе.

Сүз уңаеннан, татарда гомер-гомергә аклы кием сафлык һәм картлык төсе булып саналган. Ак төсләрне яшь-җилкенчәк тә үз иткән, әбиләребез ак ыштан, ак күлмәк кияргә һәм ак яулык ябарга тырышкан, бабайлар да камзул-казакиләрен ак тукымалардан тектергән.

Реклама

Менә бу чарага да олырак апаларыбыз нәкъ элеккечә киенеп-ясанып килгәннәр. Иң зур делегация Кәләй авылыннан – «Тәскирә» мәчетендә дини гыйлем алып йөргән ханымнар очрашуга дип бертөсле махсус кием тектергәннәр, хәтта балаитәкле, аклы ситсы күлмәккә туры килә торган алъяпкыч, калфак өстеннән ике почмагын бәйләп, ап-ак яулык япканнар.

- Сездәй матур кызларга карап кына торасы килә. Барыгыз да шундый матур, күркәм, – дип сәламләде милли чарага җыелучыларны ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина. – Сезнең осталык, уңганлыкны күреп беләбез – тырышсыз, кулыгыздан бар да килә. Һәрвакыт шулай барыбызга да үрнәк булып калыгыз.

- Киемдә динебез дә, тарихыбыз да чагыла, – дип башлады сүзен тарихчы һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова. – Шәригать кануннары буенча безгә гаурәтебезне капларга кушылган. Шуңа күрә безнең халыкта дини кием милли киемнән аерылмаган. 500 еллык дәүләтле чоры булсынмы татарның, Казан ханлыгы яуланганнан соң чукындырудан качканда да, сөрген-төрмәләрдә булса да татар хатын-кызы үз гаурәтен узган гасырның 20 нче елларына кадәр ачмаган. Шуны йөрәккә язып куярга кирәк.

Тарих битләрендә.

Татарның киеме яшәү төбәгенә карап бераз аерылса да, асылда, заманча итеп әйткәндә, бер фасонда булган: ирләр һәм хатын-кызларның бертөсле итеп тектерелгән – аякларын бөкләп утыру рәвешенә яраклаштырылган ыштан; озын, тоташ буйлы, киң чабулы киндер, мамык яки җитен тукымадан тегелгән, күкрәк уртасыннан каптырмалы изүле ирләр күлмәге; балтырларын каплап торган озын тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән, төрлечә бизәкләгән хатын-кыз күлмәге, өстендә алъяпкыч; ике җенестә дә төсләре, бизәкләре белән аерылып торган камзул, бишмәт, чикмән. Ирләрдә түбәтәй, кәләпүш, бүрек, эшләпә, хатын-кызларда – тәкыя, калфак, яулык, шәл. Гади халыкны байдан киемнәр тегелгән тукыма һәм бизәк затлылыгы аерып торган. Милли кием исә кешенең кайсы этник төркемгә кергәнен ерактан «сөйләп торучы» фактор булып саналган.

Очрашуда катнашкан Риза Фәхреддин мемориаль музее һәм Елховой төбәкне өйрәнү музее вәкилләре алып килгән күрсәтмә материалларда бу һәм башка күп кенә кызыклы мәгълүматларны белергә була иде.

Ризыкларыбыз – табын күрке.

«Татар барда – хәтәр бар» дигән әйтемне «Татар барда – ризык мул» дип үзгәртәсем килә. Башка милләтләр кичерә күрсеннәр, әмма безнең кебек аш-сулы халык татар гынадыр ул. Кая гына барса да күчтәнәчен алып килер, кунакка чакырып түгел, очраклы килеп кергән кешегә дә әллә кайлардан тәм-томын чыгарып, өстәл тутырып сыйлап җибәрә минем халкым. Бирегә дә һәрберсе милли ризыклар пешереп килгән иде. Алары үзе бер китап язарлык. Күпчелеге, әлбәттә, әбисеннән – әнисенә, әнисеннән – кызына күчкән рецептлар буенча әзерләнгән.

- Элек ипи салганда алдарак әзер булсын дип кабартма салып алалар иде. Аның тәмлелеге! Бүген шундый кабартма пешереп килдем әле, – ди Яңа Нәдердән килгән Сафия апа Кәримова. – Ипине һәр хуҗабикә үзенчә сала, ачы камырны да үзенчә куя. Шулай да камырны һичшиксез уңдыра торган бер серен әйтми булдыра алмыйм – камырны баскач, маен азакта кушам мин, – дип кабартма пешерү серләре белән дә уртаклашты ул.

Дәвамы булачак.

Чараның матур, кунакларның күңеленә хуш килгәнен исәпкә алып, Рәйхана ханымнан киләчәктәге планнары белән уртаклашуын сорадым: милли киемнәребезне пропагандалауның дәвамы булырмы?

- Әлбәттә, булачак. Безнең мәчет янындагы залда милли ризыкларыбыз, кием, бизәнү әйберләрен җитештерүче оста татар яшьләребез җыелып, бер тапкыр ярминкә уздырган иде. Катнашучыларның күңеленә ул да хуш килде. Мондый очрашуларны даими итәргә ниятебез бар, – диде ул.

Рәдифә НОГМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: