Кичүчатта Ризаэддин Фәхреддиннең туганнары очрашты
Без биш туган. Әниемнең алты ир һәм кыз туганы булса, әтиемнәр гаиләсендә бөтенләй унике бала дөньяга килгән булган, тик аларның яртысы гына сау-сәламәт үсеп гомер иткәннәр. Бер сүз белән әйткәндә, нәсел-нәсәбебез зур безнең.
Ниндидер сәбәпләр аркасында туганнар белән аралашу мөмкин булмаса яисә апа-абыйларга балалык белән үпкәли башласам, әниемнең бер сүзе бар иде: "Бармак арасына ит үсми". Янәсе, ни генә булмасын, җан тартмаса да, кан тарта.
Күренекле якташыбыз, язучы, галим, журналист, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддин киләчәк буынга әллә никадәр мирас белән берлектә, туганлык кадерен аңлый белә торган ыру-нәселен дә калдырган. Шәҗәрә агачының төрле ботакларында урнашсалар да, бүгенге Фәхреддиновлар һәм галим нәселенә барып тоташкан башка бик күп төрле фамилияле шәхесләрнең үткәннәре белән горурланып яшәве бигрәк куандыра шул.
Риза Фәхреддиннең туган-тумачасы белән 2 август көнне Кичүчат авылында аралашырга насыйп булды. Галимнең тууына 155 ел тулу уңаеннан оештырылган бу очрашу "Туганнарның кадерен белик" дип аталды. Чарада Мәскәү, Казан, шулай ук Татарстанның башка районнарында яшәүче Фәхреддиновлардан тыш, республика җитәкчелеге, район башкарма комитеты һәм "Татнефть" ААҖ вәкилләре, дин әһелләре, галимнәр, язучылар, журналистлар һәм якташыбызның мирасы белән кызыксынучылар килгән иде. Авыл Мәдәният йорты фойесында эленгән күпсанлы шәҗәрәләр, галимнең төрле елларда басылган хезмәтләре белән танышу һәм, әлбәттә инде, күрешү-аралашудан башланып киткән очрашуның рәсми өлеше тамашачылар залында дәвам итте.
Беренчеләрдән булып сәхнәгә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова күтәрелде. Ул галимнең мирасын бөртекләп җыеп, халыкка кайтарып, киләсе буыннарга саклап калуда зур эшләр башкарылуын ассызыклады, музей хезмәткәрләре, "Татнефть" ААҖ, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Римма ханымның бу очрашуда катнашуы очраклы түгел. Ул шулай ук Ризаэддин Фәхреддин нәселеннән. Төгәлрәге, галимнең әнисе Мәүһүбә абыстай ягыннан якын туганы. Әбисе сөйләгән хатирәләр белән уртаклашканда (ул сәяси эзәрлекләү чорында дини китапларның мичкә ягылуы хакында сөйләде) Римма Ратникова яшь аралаш мирасыбызның кабат халыкка кайтарылуына шатлыгын белдерде. Соңрак журналистларга биргән әңгәмәсендә Дәүләт Советы рәисе урынбасары бу вакыйганың зурлыгын ассызыклап, Ризаэддин Фәхреддиннең лаеклы дәвамчылары булырга кирәклегенә басым ясады.
"Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев үз чыгышында нефтьчеләрнең галимнең мирасын саклауга зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Дөрестән дә, компания Фәхреддин мемориаль музеен ачуда, якташыбызның күпсанлы хезмәтләрен халыкка кайтаруда, китапларын бастыруда финанс ярдәме күрсәтте. Рөстәм Мөхәммәдиев сүзләренчә, бу эшләр әле алга таба да дәвам итәчәк. Мисал өчен, бүген Риза Фәхреддиннең тормышын һәм иҗатын чагылдырган фотоальбом төзү өстендә эш бара. Ул "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан дөнья күрәчәк.
Чарага җыелганнарны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова сәламләде. Ул әдипнең тарих, әдәбият, тәрбия өлкәсендә үзенә генә хас тирән эз калдырганлыгын искәртеп, Әлмәттә һәрдаим галимнең хезмәтләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән очрашулар, фәнни-гамәли конференцияләр уздырылуы хакында да сөйләде.
Галимнең сәхнәгә күтәрелгән башка туганнары да Фәхреддиннең мирасын саклаучыларга олы рәхмәтләрен генә җиткереп калмыйча, якташыбызның тормышыннан әти-әниләре һәм әби-бабаларыннан ишеткән кайбер истәлекләре белән уртаклашты, гаиләләрендәге Фәхреддин бабайлары заманыннан сакланып калган үзгә тәрбияви мохит барлыгын җиткерде.
Әгәр дә 1995 елда Риза Фәхреддиннең туган авылы Кичүчатта мемориаль музей ачылмаган булса, бүген аның мирасына булган игътибар көннән-көн артыр иде микән? Кемнәр генә булмаган да, дөньяның кайсы гына почмакларыннан килмәгәннәр бирегә! Музей директоры Диләрә Гыймранова алар турында зур горурлык белән сөйли. Үз эшенең остасы, спортчылар теле белән әйткәндә, җанатары булган бу бәләкәй генә гәүдәле ханым үзенең тагын ике хезмәттәше белән никадәр җаваплылык та, тәвәккәллек тә сорый торган хезмәтне җиренә җиткереп башкара. Алар булган экспонатларны саклау гына түгел, ә һәрдаим тулыландырып торып, чын-чынлап халыкка тарату өстендә бар көчләрен кызганмыйча эшлиләр. Бу очрашу да алар өчен эзсез узмады - музей Ризаэддин Фәхреддиннең кызы Әсмага бүләк иткән чәй сервизыннан бер пар чынаяк, галимнең якын туганнарында сакланган истәлекләр, кайбер башка шәхси әйберләре белән тулыланды.
Рәдифә Ногманова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа