Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кичүчатлылар район башлыгы бүләгеннән канәгать [+ФОТОЛАР]

Хәтерләсәгез, авыл мәктәпләренә район башлыгы быел яңа теплицалар өләшкән иде. Кичүчатлылар әлеге бүләктән тулысы белән канәгать. Бер айдан соң инде кыяр уңышын җыярга планнаштыра алар.

Кичүчат мәктәбендә хәзер бер генә түгел, ә берьюлы ике теплица урнашкан. Анда бүген эш гөрли. Февраль аенда ук чәчкән орлыклар шытып чыгып, хәзер аларның 10-15 сантиметрлы рассадаларын теплицаларга күчереп утыртканнар. Кыяр орлыкларын быел «Авыл» СПКсыннан биргәннәр. Аларны теплицаның үзенә генә чәчкәннәр. 


– Беренче теплицаны моннан берничә ел элек республика грантында акча отып, шуңа сатып алган идек. Анда гадәттә кыяр һәм помидор утырттык. 24 квадрат метр җирдә әллә ни майтарып та булмый бит. Быел исә нәкъ шундый мәйданлы тагын бер теплицаны район башлыгы бүләк итте,- дип сөйләде мәктәп директоры Нәркәс Талипова. 
Бөтен дөнья экологик чиста ризык дип шаулаган мәлдә теплицалар булдырып, аларда яшелчә-җимеш үстереп ашау аеруча да актуаль яңгырый. Аннан моның тагын бер уңай ягы бар - укучылар хезмәт тәрбиясе дә ала. 


Соңгы елларда ачык грунтка төрле культураларны чәчеп карау тәҗрибәсен дә алга чыгарган биредә эшләүчеләр. Фасоль, бодай, борчак, җитен өчен аерым урын каралган, суган-сарымсакларны утырту һәм карау да укучыларның һәм биология укытучысының карамагында. 


– Тәнәфесләрдә дә тиз генә теплицага чыгып су сибеп керәбез. Бакча эше үзенә күрә бер тынычлану чарасы да булып тора бит. Саф һавада эшләп кергәч, кәеф тә күтәрелә. Һич авырсынмыйча, ике теплицада да эшләрне алып барабыз, - диделәр 9 нчы сыйныф кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса