Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кичүчат горурлыгы

Җиһанны ап-ак кар каплаган кышның салкын көнендә Кичүчат авылында матур юбилей кичәсе үтте.

Шушы авылда туып, чишмәләренең тәмле суын эчеп гомер иткән Минҗинан Фәрхетдиновага 95 яшь тулды. Тыл һәм хезмәт ветераны - бүген авылның ихтирамга лаек иң өлкән кешесе.

1938 елның март аенда Гәрәевләрнең зур гаиләсенә баш килен булып төшкән вакытларын бик кызыклы итеп искә ала ул. Бәхетле пар булып бераз гомер иткәннән соң, ире Галәветдин абыйны хәрби хезмәткә алалар. Сугыш афәтләре башлана. Шулай итеп, вакытлыча аерылып тору җиде елдан артып китә. Яшь киленгә сугыш елларының үзәк өзгеч авырлыгын, тормыш сынауларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Ул каенана белән каената йортында барлык ир һәм кыз туганнарына үрнәк җиңги булып, өлкәннәрне хөрмәт итеп яши. Каенанасын телгә алган вакытта Минҗинан апа аның киң күңелле, олы җанлы, зур ихтыяр көченә ия, сабыр әни булуын, аны бик якын итеп яшәгәнен искәртә. Сугыш чорында бергәләп тормыш йөген тартканнары йөрәккә уелып язылган булса кирәк.

Галәветдин абый 1946 елда гына туган иленә исән-имин әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы авыр елларда Гәрәевләр гаиләсе колхозның алдынгылары рәтендә хезмәт күрсәтә, үзләренең уртак тормышларын җайга сала. Алар үрнәк, тату гаилә булып 60 ел бергә гомер кичерәләр, берсеннән-берсе акыллы кыз белән малай тәрбияләп үстерәләр. Кызы Саҗидә апа гомере буена туган авылында яшәп колхозда сыер савучы булып эшләде. Хезмәт сөючән итеп тәрбияләнгән кыз үз балаларына үрнәк әни, оныкларына үрнәк әби була. Улы Мөкатдәс абый Мәскәү хәрби инженерлык академиясен тәмамлап, Чаллы шәһәрендә халыкка хезмәт күрсәтте, лаеклы ялга чыккач туган авылына кайтып төпләнде. Шулай итеп Минҗинан апаның ике баласы да якында - үз янында. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә оныклар, оныкчыклар кайтып төшкәч, өй эче балалар тавышына күмелә. Моннан да олы бәхет бармы соң дөньяда?

Бу йортта һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. Минҗинан апаның үз оныкларына гына түгел, оныкларының оныкларына да кайгыртучан әби, олы таяныч икәнлеген күреп сөенәбез. Бүген ул үз нәселенең бишенче буын баласына үрнәк әби. Аның камил зиһен белән киңәшләр бирүе бик зур бәхеттер, мөгаен.

Минҗинан апа булганына шөкер итеп гомер итә. Тормыш арбасының һәр ягыннан үзенә күрә бер җай белән генә тартырга сабыр холкы ярдәмгә килгәндер. Улы һәм килене тәрбиясендә, сый-хөрмәттә, Ак әби булып өйнең түрендә утыручы Минҗинан апа бар кергән кешене елмаеп сәламли. Авылыбызда мондый үрнәк әби булуы үзе бер зур шатлык һәм горурлык.

Халисә Каюмова

Кичүчат авылы ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250