Әлмәт таңнары

Кичә Әлмәттә юлда өч кешенең гомере өзелде

23 сәгать 10 минутта Казан-Оренбург автоюлының 236 нчы километрында ВАЗ 21099 автомобиле руле артына утырган 25 яшьлек шофер юлда йөрү кагыйдәсен боза һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Нәтиҗәдә каршыга килүче ВАЗ 2112 автомобиле белән бәрелешә.

21099 автомобиле бәрелешкәннән соң әйләнә һәм ут кабып, яна. Әлеге юл-транспорт вакыйгасы аянычлы тәмамлана. ВАЗ 21099 шоферы һәм аның 1987 елгы пассажиры, шулай ук ВАЗ 2112 автомобиленең 1959 елгы шоферы алган имгәнүләрдән урында ук һәлак булалар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: