Кичү авылы кышкы спартакиада стартына әзерләнә
Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты шәһәрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны авыл яшьләренең 45 нче кышкы спартакадасына чакыра.
Аның программасында - милли көрәш, гер күтәрү, чаңгы ярышы, алкалы хоккей, волейбол, мини-футбол, кул көрәше, шахмат, шашка, өстәл теннисы, аркан тарту, атлы спорт. Спартакиада 22 февральдә Кичү авыл җирлегендә үтә. Командалар парады һәм ачу тантанасы сәгать 10 да планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа