Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кибеттә йөри беләсезме?

Хатын-кызлар кибеткә кергән саен бер кочак әйбер күтәреп чыга, кирәк әйберләрне дә, кирәк булмаганнарын да.

Хәзер интернет-кибетләр булгач, бигрәк тә уңайлы, өйдән чыкмыйча да теләгәнеңне алып була. Акчаны уңга-сулга туздырып йөрү миңа кагылмый дип уйлаучылар хаклы микән?

Шопоголик Алсу

Күршемдә яшәүче Алсу чып-чын шопоголик инде! Бөтен буш вакытын кибеттә йөрүгә багышлый. Аның каникул-яллары кайсы кибеткә барып, нәрсә алудан гыйбарәт. Инде шуның аркасында күпме кредитка батты, ире белән ачуланышты. Әмма үзен авыру кеше дип танымый һәм бу "шөгыле"ннән туктарга да җыенмый.

Алсу 28 яшендә генә булса да, ике бала анасы. Зур кызына 9, кечкенәсенә 3 яшь. Икесен дә зәвык, үзенә күрә стиль белән һәрвакыт матур киендереп йөртә. Аның балалары журналларның беренче битендәге гүзәл алиһәләрдән бер җирләре белән дә аерылмый. 10 яшьләре дә тулмаган кызларының аерым гардероблары бар. Анда бүген күп кенә ата-аналарның төшенә дә кермәгән үзенчәлекле кием-салым тулып ята. Үзенә күрә бер коллекция дисәң дә була. Төрле җептән бәйләнгән 30 лап берет-шапка, кечкенә кызының 50 ләп кофтасы, 20-25 итәк, сарафаннар, башкаларын әйтеп тә торасы юк. Кышкы, язгы өс киемнәре дә байтак. Кызлар кәефләренә карап киенәләр.

- Без үскәндә матур кием-салым кибетләрдә тулып ятмый иде. Ә минем башкаларга охшамыйча, үзенчәлекле киенәсем килде, - дип Алсу үзенең балачагын искә төшерә. - 10 яшемдә журналлардан мини-джинсы юбкалар күреп, әнидән шуны сорап йөдәткәнемне хәтерлим. 90 нчы еллар башында бездә гади юбкалар да юк иде. Шуннан иске генә бер зур юбкадан үземә кыска итәк тегеп кидем. Хәзер үзем кия алмаганны кызларыма алам. Кайсын тегәм, интернет аша чит ил "бренд"лары сайтларыннан бик очсызга сыйфатлы күлмәкләр, чалбарлар кайтартам.

Алсуның кызлары да, кечкенә булсалар да, киемнәрнең кайсын ничек итеп кияргә икәнен белә. Үзләренә үзләре стилист алар. Зур кызы бигрәк тә, кайсы төсләрнең бер-берсе белән туры килүен белеп тора. Бер-ике тапкыр кигән кофтаны ул бүтән кимәскә дә мөмкин. Ә иң мөһиме, киемнәре үзенчәлекле, зәвыклы. Гади кибетләрдә сатыла торган "типик" киемнәргә гаиләдә өстенлек бирелми.

- Балалар - тормыш бизәкләре. Ә бизәк ул матур булырга тиеш. Мин кызларымны үсә төшкәч тә киендерәчәкмен. Моның бер начарлыгын да күрмим. Киресенчә, кечкенәдән үз-үзләренә ышанычлары артачак, - ди Алсу.

Киемгә мәхәббәт бер булса, җыен чүп-чарны да Алсу һәр көнне диярлек сатып ала. Кызларының чәч җыю резинкалары гына да 200 дән артык!

Алсуны череп баеган, акчалы ир белән яши, шуңа шулайдыр дип уйламагыз. Алар уртача хезмәт хакы ала торган гап-гади гаилә. Бөтен алган әйбере - кредитка. Алсуның кесәсендә унлап кредит карточкасы йөри. Акчасы булмаса да, шулар ярдәмендә ул кибеттә охшаган һәрнәрсәне алып чыга.

Инде ире Алсуның чирле булуын яшерми, әти-әниләре белән бергә Алсуны кибетләргә җибәрмичә дә карадылар - файдасыз. Алсу да үзенең кибеткә бәйле булуын чамаласа да, берничек тә тыела алмый...

Артык мал - исраф

Бүген Алсу кебек әйбер җыючы шопоголик хатын-кызлар бихисап. Ул меңләгәннәрнең бер мисалы гына, шуңа да мин аны гаепләмим. Гаеп, мөгаен, тормыш-яшәештәдер. Супермаркет, распродажа, кредитлар белән бергә барлыкка килгән замана авыруы ул шопоголизм. Америкада, мәсәлән, шопоголизм инде күптәннән куркыныч авырулар исемлегенә кертелгән. Анда кибеткә бәйле кешеләрне дәвалый торган махсус клиникалар бар, психологлар эшли. Фәндә бу авыру ониомания дип атала. Бу кирәк булса да, булмаса да әйберне күбрәк сатып алу, үз-үзеңне контрольдә тотмауны аңлата. Белгечләр хәтта шопоголикларны берничә төргә бүлеп карый, андый авыруларны озак еллар буе дәваларга туры килә.

Америкада беренче шопоголик хатын-кыз дип Барбара Зелински санала. Ул иренең хезмәт хакын 2 минут 34 секунд эчендә туздыра торган булган! Әлбәттә, бу гаилә бергә озак яши алмаган...

Нилектән без әйбер җыябыз соң? Сәбәпләре, гадәттә, бер нәрсәгә килеп тоташа - балачакта теләгән әйберләрне ала алмау, җитмәүчелектә үсү. Шулай ук кечкенәдән бөтенлектә, муллыкта яшәгән кеше дә үсә төшеп шопоголикка әверелергә мөмкин. Андыйлар үзләреннән бер нәрсәне дә кызганмый, киләчәктә бәлки кирәге чыгар дип алып куя. Үз-үзләренә ышанмаган, көчсез кешеләр дә шулай тынычланалар икән. Күпләр адреналин эзләп тә кибеткә килә. Сатып алу азарты андый кешеләргә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә, ди белгечләр.

Бүген күп гаиләләрнең нәкъ менә шул шопоголизм аркасында таркалуы, кредитка батуы мәгълүм. Өсте-өстенә әйбер җыю Коръәндә дә исраф санала, ягъни андый гамәл тыела. Кешедә артык мал булырга тиеш түгел, һәрнәрсәнең чамасын белергә кирәк.

***

Шопоголикларга берничә киңәш:

- Өйдән чыкканда үзегез белән күп акча алмагыз.

- Кибеткә чыкканда кирәкле әйберләрнең исемлеген языгыз.

- Бик охшаган әйберегез булса, кибеттә аны икенче көнгә кадәр калдырып торуны сорагыз. Шул вакыт эчендә ул әйбернең кирәклеме, әллә инде артыкмы икәнлеген аңларсыз.

- Һәрвакыт ни белән булса да шөгыльләнегез. Эшсезлектән кибеткә барасыгыз килсә, тиз генә бу шөгыльне башкага алмаштырыгыз.

- Сатучы-консультантлардан сак булыгыз. Чынлап торып сезгә нинди әйбер кирәклеген бары тик сез генә беләсез.

- Әгәр әйберне сатып алу хәлегездән килми икән, моны белгертергә оялмагыз.

- Кием-салым, бизәнү әйберләре өчен ай саен билгеле бер сумма билгеләгез. Бу сумманы ай саен киметегез.

- Әгәр бу киңәшләр сезгә ярдәм итми икән, психологка мөрәҗәгать итегез.

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса