Кибетләрне тикшерәләр
Монополиягә каршы служба Татарстанда төп сәүдә челтәрләрен тикшерә башлаган. Моңа карабодай белән бәйле ыгы-зыгы бәйле булган.
Атна башында карабодайның килограммы 70 сумга җиткән. Кайдадыр аны күпләп алалар, кайсыбер кибетләрдә әлеге ярма бөтенләй юк. Тикшерү сәүдә нокталары арасында бәяне 60 процентка кадәр арттыру булуын да ачыклаган. Бәяне шулай кискен арттыруга объектив сәбәп юк, шуңа күрә сәүдә челтәрләре "Конкуренциядән яклау турында"гы закон таләпләрен ничек саклауга тикшереләчәк, дип хәбәр итә УФАСның матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа