Коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
1 июльдән Россия Хөкүмәтенең узган елдагы карары нигезендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренең тарифлары артачак.
Илнең һәр төбәгендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме шул төбәкнең билгеләнгән индексына карап үзгәртеләчәк.
Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар 4 процентка күтәреләчәк.
Газ өчен уртача тариф - 3, җылылык энергиясе өчен – 3,3, ә су өчен 2,9 процентка артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа