Кешеләр өстенә балкон тәрәзәсе ауган
Кичә кич җил белән ватылып, урамнан узып баручы ике хатын-кыз өстенә балкон тәрәзәсе коела.
Бу хәл Казанда Карбышев урамында була. Өсләренә җиденче каттагы балкон тәрәзәсе төшкән хатын-кызларның икесенә дә ашыгыч медицина ярдәмен чакырталар. Берсенең кулы, икенчесенең боты киселә. Бәхеткә, әниле-кызлы исән калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа