Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Керәшеннәрнең этномәдәни һәм конфессиональ үсешен күз уңында тоту мөһим

Хәзерге вакытта Татарстанда керәшеннәрнең этномәдәни һәм конфессиональ үсеш процессын даими рәвештә күз уңында тоту мөһим.

Мөселман һәм христиан берлекләренең вәкаләтле вәкилләре белән киңәшләшми торып моны эшләү мөмкин түгел. Башкалада узган "Керәшеннәр: социаль портрет һәм күзаллау үзенчәлекләре" дип аталган түгәрәк өстәл утырышында керәшеннәр һәм нагайбәкләрнең тарихын, мәдәниятен тикшерү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров әнә шулай дип белдерде.

Геннадий Макаров республикада керәшеннәр мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен, этник музыкасын яктырткан җыентыклар булмау мәсьәләсен дә күтәреп чыкты. Аның сүзләренчә, соңгы тапкыр "Без бер тамырдан" дип аталган мондый басма 2002 нче елда дөнья күргән. Шулай ук, Г. Макаров, керәшеннәрнең иҗат коллективларына район җитәкчеләренең игътибарны арттыруы кирәклеге турында фикер белдерде.

Хәзерге вакытта Татарстанның 32 районындагы 152 авылында керәшеннәр яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250