Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелләре тулы изгелек

Дөньяда 50 меңнән артык һөнәр бар. Арада социаль хезмәткәр аерым урын алып тора.

8 июньдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлмәтлеләр Яшьләр үзәгендә бу уңайдан оештырылган тантанага җомга көнне җыелды.

Замана белән бергә яңа һөнәрләр барлыкка килә, кайберләре күпмедер вакыттан ихтыяҗ булмау сәбәпле юкка чыга. Ә менә социаль хезмәткәр ярдәменә сорау һәрвакыт бар. Шунысын да ассызыклап үтәсе килә, бу һөнәрне һәркем үз итә алмый. Эшкә урнашып, беркадәр үзләрен сынап караганнан соң, алга куелган бурычны үти алмаячакларын аңлап китүчеләр дә күзәтелә. Киң күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел, сабыр - әнә шундый сыйфатларга ия булганнар гына бүген дә сафта. Алар ялгыз гомер кичерүче өлкәннәрнең булышчысы да, сердәше дә, уллары һәм кызларын алыштыручы да.

Безнең районда социаль яклау өлкәсендә 300 ләп кеше эшли. Алар тарафыннан халыкка 88 төр дәүләт, 11 төр муниципаль хезмәтләр күрсәтелә. Болар психологик ярдәмнән алып финанс-икътисади хезмәтләрне үз эченә алган. Бәйрәм сәбәпчеләрен котларга Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин килгән иде.

- Башкарган эшегез зур хөрмәткә лаек. Бу бәйрәм юкка гына гамәлгә куелмаган, ул сезгә кылган изгелекләрегез өчен тагын бер кат рәхмәт белдерү көне дә, - диде ул чыгышында.

Социаль яклау идарәсе ел саен үзгәрешләр кичерә. Биредә дә кыскарулар булып тора. Әмма алга куелган бурыч үзгәрми. Идарә начальнигы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, коллективның намус белән эшләвен искәртте.

Бәйрәм бүләксез булмый, фидакарьләргә Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында массакүләм мәгълүмат чараларын, шул исәптән хәйрия эшчәнлекләрендә актив катнашканы өчен "Әлмәт таңнары" газетасын да күрү күңелле булды.

Социаль яклау идарәсе ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе В.Ф.Хуҗахмәтов бу хакта чыгышында искәртеп узды. Ул да буш кул белән килмәгән: социаль яклау идарәсенә ветераннар советының Рәхмәт хатын тапшырды.

Чыгышлар җыр-бию белән үрелеп барды. Торба заводы үзешчәннәре дә бу җиңел булмаган өлкәдә эшләүчеләргә музыкаль котлауларын ирештерде.

Римма Фадеева, социаль хезмәткәр:

-​ Социаль хезмәткәр булып эшли башлавыма быел 10 ел тулды. Илтән-Бута авылында яшәүче алты кешегә хезмәт күрсәтәм. Нинди эшләр башкарырга тиешлегем килешүдә язылган. Кайчакларда өлкәннәр соравы буенча анда күрсәтелмәгәнне дә эшләргә туры килгәли. Авырыксынмыйм. Йомышлары белән шәһәргә дә барам. Башта авыр иде, хәзер күнектем инде. Без булмасак, аларга кем ярдәм кулы сузар?! Өлкәннәргә безнең ярдәм генә түгел, аралашу да бик кирәк бит.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса