Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелле булачак! Үзенчәлекле флешмоб көтелә! Катнашабызмы?

Флешмобта катнышучыларны чәкчәк белән дә сыйлаячаклар.

Казанда 8 август көнне «Кремльне кочакла» дигән флешмоб үтәчәк. Кремль стеналары янында берничә мең кеше җыелып, бер-берсе белән тотынышачаклар, шулай итеп тере боҗра хасил булачак.

Су спорты төрләре буенча чемпионат ябылу хөрмәтенә һәм бәйрәм уңаеннан флешмобта катнашучыларны берничә тонна авырлыкта пешерелгән чәкчәк белән сыйлаячаклар. Чәкчәк татар милли бизәкләре белән Спас башнясы рәвешендә эшләнәчәк.

Флешмобта теләге булган һәркем катнаша ала. Проектта катнашучыларны теркәү 13 сәгатьтә, ә флешмоб 14 сәгатьтә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса