Кечкенә балаларын өйдә калдырып чыгып киткән
Әниләре ташлап чыгып киткән 8 яшьлек малай һәм 7 яшьлек кыз дүрт көн ач утырганнар, чөнки өйдә ашарларына булмаган.
Хәлсез балалар әниләренә записка калдырып туганнарына китәргә мәҗбүр булган. Ярый әле фатир беренче катта булган, абыйлы-сеңелле тәрәзәдән сикереп урамга чыкканнар. Нефтекамскида яшәүче 28 яшьлек ана фатирына кайтып, записканы укыгач та балалары янына ашыкмаган. Әлеге уңайдан җинаять җаваплылыгы кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа