Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Уимболдон Әлмәттә

Бразилия дә футбол буенча дөнья чемпионаты гөрли. Лондонда Зур Шлем сериясеннән теннис буенча иң "өлкән" турнирларның берсе Уимболдон старт алды. Ә Әлмәткә район башлыгы Кубогына теннис буенча Бөтенроссия турнирында иң көчлене ачыкларга балалар җыелды. Ярышлар 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәтне хәзер республикадан, илдән читтә кара алтыны белән генә түгел, спортның теннис кебек төре буенча да яхшы беләләр. Бу хакта турнирны ачу тантанасында Мәҗит Салихов та ассызыклады.

Теннис белән җирлектә моннан 30 еллар чамасы элек шөгыльләнә башлыйлар. Ләкин ул вакытларда бу сезонлы спорт буларак таныла. Ә менә 2007 елда халыкара стандартларга туры килгән теннис комплексы сафка басу әлеге спорт белән ел дәвамында шөгельләнү мөмкинлеге ачты. Бүген биредә төбәк дәрәҗәсендәге генә түгел, республика, илкүләм һәм халыкара турнирлар уздырыла.

- Шулар арасында балалар катнашында оештырылганнары, һәм төбәк җитәкчеләре исеме белән бәйлеләре безнең өчен мәртәбә, андыйлар аеруча кадерле, - дип ассызыклады Әлмәт теннис федерациясе президенты Виктор Смыков. - Озакламый "Татнефть" компаниясе генераль директоры Кубогына ярышлар узачак. Ә бүген исә яшь спортчылар Әлмәт районы башлыгы бүләгенә дәгъва башлаячак. Уеныгыз отышсыз булса, хафаланмагыз. Шундый ук чара киләсе елга узачак. Димәк, сезгә максат билгеләргә җирлек бар. Гомумән, мондый турнирда катнашу - үзе үк җиңү ул. Үз-үзеңне җиңү.

Балалар арасында теннисны популярлаштыру, сәләтле спортчыларны ачыклау һәм үстерү максатында район башлыгы кубогына ярышлар тәүге тапкыр былтыр Мәҗит Салихов башлангычы белән оештырылды. Ул вакытта 60 бала турнирда катнашу теләге белдергән иде. Быел илнең 15 төбәгеннән 90 лап бала килгән. Әлмәт, Бөгелмә, Легниногорск, Алабуга, Казан, Нефтекамск, Самара, Саранск, Уфа, Ижау, Киров,Чиләбе Тольятти, Чабаксар... Чараның географиясе һәм кызыксынучылар даирәсе киңәя.

Нефтьчеләр каласындагы теннис буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән генә турнирда 64 бала катнаша. 16 мәктәп укучысы Зөлфия Рәхимова шуларның берсе. 8 яшьлек кызчык теннис белән 4 ел шөгельләнә. Ә менә мәртәбәле ярышта катнашуы әле тәүге тапкыр.

- Бераз дулкынлану бар. Ләкин мин ярышка җитди әзерләндем үзе. Өйдә дә шөгельләндем, әни белән дә уйнадык. "Теннис-сити"да яшьтәшем белән тренировка уздырдык, - дип ярыш алдыннан тәэсирләре белән уртаклашты Зөлфия. - Көндәшләр көчле, ләкин 2, 3 урынга өметләнәм.

Әбисе Наилә ханым сүзләренчә, теннис түгәрәгенә Зөлфияне әнисе алып килгән. Балалар бакчасына йөргән вакыттан бирле даими шөгельләнә икән.

- Арыган чаклары була, ләкин ул бик теләп йөри. Тренеры да сәләтен, үҗәтлеген сизеп алды булса кирәк, соңгы вакытта игътибары тагын да артты, - ди оныгы өчен җанатарга килгән әби.

Җиңүләр насыйп булсын! Хәер, җиңелү ачысын басарга диптерме турнирны ачу тантанасында һәр катнашучыга татлы бүләк тараттылар. Аннан соң Әлмәт теннис федерациясе президенты әйткәнчә, турнирда катнашу - үзе үк җиңү, ләбаса. Димәк, оттыручылар булмаячак.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса