Әлмәт таңнары

Кәҗәдән кала, кешедән юк

Гер­цен ура­мы 57, 59, 61 нче йорт­лар кар­шын­да үс­кән 8 төп агач­ны тө­бе-та­мы­ры бе­лән ал­ган­нар. Җил ау­дар­ма­ган, зәң­гәр чыр­шы­лар­ны ур­ла­ган­нар. Бу хак­та без­гә шәх­си йорт­лар­ның бер­сен­дә яшәү­че Гөл­си­нә Ну­рет­ди­но­ва шал­ты­ра­тып әйт­те.

- Кә­җә­ләр­дән як­лап үс­тер­дек, ке­ше­ләр­дән сак­лый ал­ма­дык, - ди 76 яшь­лек Гөл­си­нә апа.

Юл бу­ен­да утыр­ган агач­лар кар­та­еп ба­ра икән. Бо­ла­рын үз­лә­рен­нән соң бер ис­тә­лек ка­лыр дип утырт­кан бул­ган­нар. "Кар­тым гел су си­беп тор­ган иде", - дип уф­та­на ту­ган җи­ре ма­тур­лы­гын кай­гыр­тып яшәү­че як­та­шы­быз.

- Үзе­без өчен ге­нә тү­гел, шә­һәр ямь­ле бул­сын дип утырт­кан идек, югый­сә, - дип сүз­гә ку­шыл­ды агач утыр­ту­чы өч күр­ше­нең бер­се Ва­лен­ти­на Ле­бе­де­ва да. - Үсен­те­ләр­не кы­зым Ка­зан­нан алып кайт­ты. 6 төп иде. 3 ел ише­гал­дын­да үс­тер­дем. Ны­гы­гач, бы­ел май баш­ла­рын­да урам­га йорт кар­шы­на утырт­тым. Мал-ту­ар­дан сак­ла­дык, адәм­нәр ха­рап ит­те. Иң ма­тур 4 чыр­шы­ны алып кит­кән­нәр. Кал­ган ике­сен ки­ре ише­гал­ды­на керт­тем. Бо­ла­рын да ал­ма­са­лар ин­де, - дип бор­чы­лу­ын бел­дер­де ул кой­ма бу­ен­да үсеп утыр­ган на­рат, яшел чыр­шы­лар­га ым­лап. Эш­нең тәр­ти­бен бе­леп, агач­лар­ны кыр­кып, фор­ма­га кер­теп то­ра­лар икән. Ур­лан­ган агач уры­ны­на Ва­лен­ти­на ха­ным кы­зыл ми­ләш төр­теп куй­ган.

Йол­кып алын­ган агач­лар­дан ко­ел­ган туф­рак эзе буй­лап юл ки­се­ле­ше­нә ка­дәр бар­ган ул. Эз шун­да югал­ган, ма­ши­на кө­теп тор­ган­дыр, дип фа­раз­лый әң­гә­мә­дә­шем. Бе­рәр­се ка­бер­лек­кә утырт­ма­ды ми­кән дип Со­вет ура­мын­да­гы зи­рат­ны да урап чык­кан.

- Та­ба ал­ма­дым, без­нең йорт­лар ар­тын­да яңа­ла­рын кү­тә­рә­ләр. Шун­да гы­на "а­як­лан­ган­дыр", - дип шик бел­де­рә Ва­лен­ти­на ха­ным.

- Ке­ше­ләр­дә на­мус ди­гән нәр­сә бе­теп ба­ра. Күр­ше Мәт­зи­нә әби утырт­кан бер төп кал­ды. Аны­сы­ның да ба­шы­на җи­тәр­ләр­ме ин­де? - дип көр­сен­де Гөл­си­нә ха­ным.

Реклама

"Бе­рен­че дүрт төп­кә кул сал­ган­нан соң ук ник участ­ко­вый­га хә­бәр ит­мә­де­гез?" - ди­гән со­рау­га күр­ше­ләр: "Кай­да­лы­гын бел­ми­без", - дип җа­вап­ла­ды. Без бе­леш­тек - өл­кән участ­ко­вый Ай­рат Гай­ни­ев (ка­ра­ма­гын­да 3100 ке­ше) Про­мыш­лен­ная ура­мы, 2Б ад­ре­сы бу­ен­ча ка­бул итә. Яз­ма­ны тә­мам­ла­ган­да участ­ко­вый да шал­ты­рат­ты. Зы­ян кү­рү­че­ләр­гә су­гыл­ган икән.

- Га­ри­за язар­га тәкъ­дим ит­тем. "Уй­лар­быз" дип кал­ды­лар, - ди по­ли­ция хез­мәт­кә­ре.

Ке­ше­не­ке­нә ти­мә­сә­ләр, са­тып алыр­га бет­кән ди. Хә­ер, кай­да са­ты­ла икән? "А­гач утыр­ту көн­нә­ре"н­дә шә­һәр­не һәм ра­йон­ны үсен­те­ләр бе­лән тәэ­мин итү­че Әл­мәт ур­ман ху­җа­лы­гы­на шал­ты­ра­тып бе­леш­тек: яшел чыр­шы бе­лән на­рат­ның бә­я­се озын­лы­гы­на ка­рап 880 сум­нан 1200 сум­га ка­дәр. Ә ме­нә зәң­гәр чыр­шы­лар са­ту­да юк. Ин­тер­нет чел­тә­ре­нә мө­рә­җә­гать итү эз­сез кал­ма­ды. Әл­мәт­тә чә­чәк, гөл һәм де­ко­ра­тив агач­лар бе­лән сәү­дә итү­че шәх­си эш­мә­кәр­ләр шак­тый. Элект­рон игъ­лан­нар­га ка­ра­ган­да, ка­ла­да де­ко­ра­тив кәр­лә, зәң­гәр чыр­шы­лар, хәт­та кедр да алыр­га бу­ла.

Ләй­лә­гөл МИ­НА­Е­ВА

Ав­тор фо­то­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: