КДМУ бинасында тәрәзәдән караган ир-ат вафат булган
Ремонт эшләре бара торган КДМУ бинасында ачык тәрәзәгә башын тыккан төзүче башына кран ярдәмендә югары катларга күтәртелә торган рубероид рулоны төшкән.
53 яшьлек балта остасы хастаханәдә җан биргән.
Урында тикшерү эшләре бара. Тәртип бозу очраклары ачыкланса, җинаять эше кузгатылачак, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан республикасы идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа