Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КДАТУ ректоры югары уку йорты коллективының Конституциягә төзәтмәләр кертүенә ярдәм итүе турында белдерде

Рәшит Низамов сүзләренә караганда, университетта тавыш бирү югары килүчеләр саны һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәү белән узачак.

КДАТУ студентлары һәм укытучылары 25 июньнән 1 июльгә кадәр РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашачак. Бу хакта югары уку йорты ректоры Рәшит Низамов интервьюда белдерде.

«Без читтә калмыйбыз һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга җыенабыз. Миңа төзәтмәләр ошый, алар гуманлы һәм җәмгыятебезнең барлык катламнарына, барлык яшь төркемнәренә – балалар һәм ата-аналарга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, пенсионерларга кагыла. Төзәтмәләр сәламәтлек саклау һәм экологиягә кагыла. Гаилә кыйммәтләренә кагылышлы мизгелләр аңлашыла", - дип билгеләп үтте ул.

Низамов фикеренчә, югары уку йорты укытучылары һәм студентлары РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хупларга ниятли.

КДАТУда барлык санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне исәпкә алып оештырылган сайлау участогы бар. Ректор университетта тавыш бирү югары килүчеләр саны һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәү белән узачагына ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса