Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күчмә мәшгульлек үзәге “Орленок” лагеренда

Әлмәт укучыларына профессиональ юнәлеш күрсәтүнең бер пункты - күчмә мәшгульлек үзәге ярдәмендә сәламәтләндерү лагерьларында хезмәт күрсәтү.

Татарстан предприятиеләрендә инженерлар һәм эшчеләр җитешмәгән хәзерге шартларда бу бигрәк тә мөһим. Каникул чоры булуга карамастан, 14-15 яшьлек үсмерләр өчен профессияне дөрес сайлау проблемасы акуаль килеш кала.

Шул уңайдан күчмә мәшгульлек үзәге "Орленок" сәламәтләндерү лагерена барды. Лагерьның 1 нче отрядындагы 15 балага хезмәт күрсәтелде. Балалар Голланд методикасы буенча компьютерда тест үттеләр.

Июль-август айларында күчмә мәшгульлек үзәге Әлмәт районындагы башка лагерьларга һәм балалар санаторийларына да барырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса