Көчле юл һәлакәтендә яшь егет гомере өзелде
Казан-Оренбург юлында кеше гомере өзелде.
23 яшьлек егет үзенең "Лада Калина" машинасында каршы як полосага чыга һәм каршысына килгән "СЕТRА" автобусы белән бәрелешә. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 23 яшьлек егет һәлакәт булган урында ук җан бирә. Автобуста барлыгы 33 пассажир һәм ике шофер була. Аларга бернинди дә зыян килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа