Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көчле җил 4 йортның түбәсенә зыян салган

Һава шартларының үзгәреп китүе, секундына 25-28 метр тизлектә искән җил республикада 70 артык торак пунктны утсыз калдырды. Әлмәтнең Беренче бистә дип аталган өлешендә яшәүчеләр 15 минут утсыз торды.

Табигать стихиясе шулай ук Кузай, Урсалбаш, Миңнебай, Агропоселокта электр энергиясенең бер сәгать һәм аннан да озакрак вакытка югалуына сәбәп булды. Төн уртасына зыян күргән авылларның нигездә барысына да электр энергиясе бирелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт идарәсе мәгълүматларынча, Рокашево, Миңнебай, Урсалбаш, Югары Мактама авылларында берәр йортның түбәсенә өлешчә зыян килде.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанның төрле районнарында һава торышы шартлары тагын ике көн дәвамында киеренке сакланачак. Автомобиль юлларында өзлексез хәрәкәт тәэмин итү максатында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт идарәсе Казан-Ырынбур федераль трассасында Әлмәттән 8 км чакырымда җылыту пункты оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса