Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда милли проект буенча «Казан-Оренбург» - Чистай автомобиль юлы участогы ремонтланды

Татарстанның Чистай районында «Казан – Оренбург» - Чистай төбәк гомуми файдаланудагы автомобиль юлы төзекләндерелде.

Ремонт барышында 1,8 км озынлыктагы участок ремонтланган, асфальтобетон катнашмасының өске катламы җәелгән, юл кырыйлары ныгытылган һәм тамгасы төшерелгән.

Әлеге юл буенча Чистай һәм Казан шәһәрләрен тоташтырып автобус һәм мәктәп маршрутлары уза. Шулай ук юлны Чистай муниципаль районының күп кенә торак пунктлары, аерым алганда, Яуширмә, Кубасса, Иске Иванай һәм Галактионово авыллары бәйли. Аерым алганда, Әлмәт — Азнакай, Алексеевск — Югары Колок, Рус Акташы — Кузайкино — Дербеден — Казан — Оренбург, Түбән Мактама — Иске Суркино, Потапово — Тумбарла — Татар Кандызы, Казан — Оренбург — Чистай һ.б. автомобиль юллары участоклары ремонтланачак.

Бу норматив халәтнең 47,5% ын тәшкил итәчәк. Финанслау республика бюджетыннан 715,4 млн. сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса