Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казаннан 14 яшьлек мәктәп укучысы уйлап тапкан уенны бөтен Россия уйный

Хәзер Даниил Лашин вак-төяк чыгымнар өчен ата-анасыннан акча сорамый гына түгел, үзенә үзе нетбук, телефон сатып алган һәм Интернет өчен дә үзе түли.


Малай компьютер уены уйлап тапкан. Хәзер ата-анасыннан шактый күбрәк акча эшли. Уен аена йөзләрчә мең сум табыш китерә икән. Керем белән бергә яшь казанлыга IT-паркта офис та биргәннәр. Биредә 25 яшьтән ары яхшы программистларга гына эш бирсәләр дә, 14 яшьлек Даниилга урын бирелү һичкемне гаҗәпләндермәгән.


Даниилга уен булдыру идеясендә әнисе ярдәм иткән. Ул аэропортта диспетчер булып эшли. Мәктәп укучысы барлык хезмәткәрләре белән аэропортны виртуаль яссылыкка гына күчергән. Хәзер геймерлар үзләре самолет конструкциясен ясый һәм сатып ала, аларны очу полосаларына утырта ала.


Уен үзе бушлай уйнала, ә менә аның барышында нәрсәләрдер өчен түләргә туры килә. Шулай итеп уен табышлы бизнеска әйләнгән.

Даниилның планында - тулы бер уен порталы булдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса