Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанга Россия Президенты ярдәмчесе Владислав Сурков килде

Бүген Казанга кыска эш визиты белән Россия Президенты ярдәмчесе Владислав Сурков килде.

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Әсгать Сәфәров каршы алдылар.

Килеп төшүгә Владислав Сурков Рөстәм Миңнеханов белән югары технологияләр өлкәсендәге технопаркка - ИТ-паркка юнәлде. Биредә Россия Президенты ярдәмчесенә ИТ-парк кебек инновацион мәйданчыкта бизнесны үстерү мөмкинлекләрен күрсәттеләр, резидент-компанияләр эшчәнлекләре турында сөйләделәр, бизнес-инкубаторны күрсәттеләр.

ИТ-паркның пректларын гамәлгә ашыру һәм башка ИТ өлкәдәге проектларны гамәлгә ашыру турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйһетдинов хәбәр итте.

"Смарт Сити Казан" "акыллы шәһәр"не төзү турында презентация белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чыгыш ясады. "Алабуга" МИЗның алга таба үсеше турында генераль директоры Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте.

http://prav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса