Казанга 300 дән артык хәрби техника кертелде
Россия Оборона министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, хәрби техника Татарстан башкаласыннан ерак булмаган урындагы Хәрби өйрәнү-фәнни коры җир гаскәрләре полигонына таба бара
. Барып җитүгә алар таныш булмаган җирлектә сугышчан-өйрәнү бурычларын үтәргә керешәчәкләр.
Өйрәнүләр РФ Югары башкомандующие боерыгы белән 26 марттан 3 февральгә кадәр үтә. Тикшерүдә 150 мең хәрби хезмәткәр катнашачак. Бу максатта 90 га якын самолет, 120 дән артык вертолет, 880 гә кадәр танк, 1,2 меңнән артык хәрби техника, 80 гә якын корабль һәм судно эшкә җигелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа