Әлмәт таңнары

Казандагы “IKEA” каршындагы “кыз урлау” йоласы криминаль борылыш ала

"Гореф-гадәт буенча урланган" кызның туганнары 6 гыйнварда сәүдә үзәге каршында булган вакыйга турында тулы мәгълүмат җиткерә.

6 гыйнвар көнне якын чит ил кешеләре көндезге 3 ләр тирәсендә "IKEA" янында бер кызны көчләп Infinity машинасына утыртып алып киткән иде. Ул чорда бу вакыйганың бернинди дә урлау түгел, ә милли гореф-гадәтләрне саклап, егетләрнең кыз урлавы дип аңлатканнар иде.

Реклама

sntat.ru порталы журналистларына кызның туганнары хат язган. Алар җиткергән хәбәр "кыз урлау" тарихына каршы чыга. Урланган кыз белдергәнчә, "сөйгәне" белән алар арасында никахлашу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Моннан тыш, урлаучы егет күптән инде җавапсыз мәхәббәт утында яна икән. Ә кыз аның белән аралашырга да теләмәгән. Егет аны көчләп өйләнү максаты белән урлаган дип белдерә кызның туганнары. Алар шулай ук әлеге вакыйга шаһитлары һәм полициягә вакытында кызны табулары өчен рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: