Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казандагы калдыкларны термо эшкәртү заводы Германиядә дә төзелә алган булыр иде

Бу хакта матбугат конференциясендә Müller-BBM компаниясе җитәкчесе Уолтер Гроц хәбәр иткән.

“Бу завод, минемчә, Германиядә дә төзелә алыр иде. Минем барлык параметрлар буенча шундый ук диярлек яки аналог җайланмаларны үз эченә алган проектлар күп иде”,- дигән Уолтер Гроц.

Аның сүзләренә LGA компаниясе башлыгы Гюнтер Кнер дв кушыла

"Германиядә махсус законнар бар, без аларны үтәп, барлык экспертизаларны үткәрергә тиеш. Урнаштыру һәм аның технологияләре илдә кулланылып, төзелә торган җайланмаларның параметрларына туры килә”, - дигән Гюнтар Кнер.

“РТ-Инвест" компаниясе калдыкларны термик зарарсызландыру буенча биш завод төзиячәк - Мәскәү өлкәсендә дүрт һәм Татарстанда бер завод.

“РТ-Инвест» компаниясе “Ростех" дәүләт корпорациясе һәм «Царицын капитал» ҖЧҖ уртак предприятиесе булып тора.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса