Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда Яшь геологларның ачык республика олимпиадасы бара

Казанда, "Аръяк" балаларны савыктыру лагерында Яшь геологларның республика кыр олимпиадасы ачылды.

Тантанада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары - Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.
2014 елның 10 июленә кадәр барачак бу олимпиадада Татарстаннан 26 команда һәм Кырымның Бакчасарай районы командасы катнаша. Чара сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү, һөнәри юнәлеш бирү, геология фәненең иң яхшы традицияләрен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Анда мәктәп укучыларының палеонтология, петрография, минералогия, кристаллография, геохимия, экогеология, структур геология, тарихи геология, инженерлык геологиясе, гидрогеология, файдалы казылмалар геологиясе, геологик профильле башка фәннәр буенча белемнәрен гамәлдә куллану мәсьәләләре кузгатыла.
Олимпиада кысаларында "Геологик маршрут", "Геологик кисем", "Палеонтология", "Минералогия һәм петрография", "Гидрология", "Радиометрия", "Шлих сынавы", "Куркынычсызлык техникасы нигезләре", "Кыр тукталышын оештыру", "Геологик хисап", "Геологик һәйкәлне тасвирлау" ярышлары үткәрелә; шулай ук "Геология һәм без", "Фотография", "Рәсем", "Таш эшләнмәләр", "Нефть геологиясе нигезләре" дигән күргәзмәләр оештырыла.
Олимпиада йомгаклары буенча 2014 елның 31 июленнән 11 августына кадәр Алматы шәһәрендә, "Ак ерек" халыкара балалар үзәгендә уздырыласы Яшь геологларның III Казахстан ачык кыр олимпиадасында катнашу өчен Татарстан Республикасы җыелма командасы оештырылачак.

http://eco.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса