Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда татар телен укыту проблемалары һәм перспективалары хакында сөйләштеләр

ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында рус телле аудиториягә татар телен укыту проблемалары һәм перспективалары" темасына семинар-җыелыш узды.

Семинарда милли мәгариф буенча методистлар, республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәләре җитәкчеләре, Казан шәһәреннән татар теле укытучылары, тел белгечләре-галимнәр, китаплар авторлары катнашты.
Катнашучылар рус телле аудиториядә татар телен өйрәнү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты. Җыелышта татар теле укытучыларын әзерләү, инновацион технологияләр куллану, яңа заман укыту-методик комплектларын эшләү, китапларны тикшерү һ.б. проблемалар күтәрелде.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса