Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда татар теле укытучылар съезды узачак

2014 елның 10-13 августында Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең алтынчы бөтенроссия съезды узачак.

Съездда Россиянең төрле төбәгеннән 300 делегат катнаша. Анда милли мәгариф үсеше, татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион алымнар куллану, милли мәгарифне үстерүдә хакимият органнары һәм милли-мәдәни автономия катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.
Казанда алтынчы Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250