Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада узачак

2014 елның 28 апрелендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында, Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы узачак.

Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада 27 апрельдән 1 майга кадәр Казан шәһәрендә узачак.
Олимпиада ике турда үткәрелә. Беренче тур-онлайн тест эшләү режимында узды. Биредә 2013 елның 9 декабреннән 25 декабренә кадәр теләге булган һәркем катнаша алырга мөмкин иде. Олимпиаданың дистанцион турында Россия, Таджикистан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча үзләренең белемнәрен күрсәтергә тиеш иде.
Дистанцион тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 300 катнашучы сайлап алынды. Нәкъ менә алар Казанда узачак этапта татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүдә ярышачак.
Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиадада катнашучыларга Казанда узачак этапта түбәндәге биремнәрне үтәргә туры киләчәк:
-телдән сөйләм конкурсы (чит илдән килгән катнашучылар өчен билетлар буенча);
-язма конкурс (Россия Федерациясе субъектларыннан килгән катнашучылар өчен);
-номинацияләр буенча иҗади конкурс (катнашучылар сайлавы буенча):
а)вокал (татар халык җырлары/татар композиторлары көе);
б)инструменталь жанр (татар халык көйләренә музыкаль композиция/татар классик-композиторы әсәрләрен фортепианода, баянда, милли гармунда, курайда, сорнайда һ.б. уйнау);
в)хореография (татар халык биюләре/халыкчанлык стиле);
г)сәнгатьле сүз (халык эпосы/халык прозасы һәм шигърияте/әдәби-музыкаль композиция);
д) этно-дизайн
- Олимпиадада катнашучыларның "Минем илем, минем халкым, минем уку йортым" дип аталган презентациясе.

Олимпиаданы оештыручылар -Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса